Яңалыклар
31 гыйнвар 2024, 17:10

Төбәк сайлау штабында журналистлар белән очрашу узды

Русия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабында Башкортстан журналистлары белән “түгәрәк өстәл” форматында очрашулар дәвам итә.

Төбәк сайлау штабында журналистлар белән очрашу уздыТөбәк сайлау штабында журналистлар белән очрашу узды
Төбәк сайлау штабында журналистлар белән очрашу узды

Русия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның төбәк сайлау штабында Башкортстан журналистлары белән“түгәрәк өстәл” форматында очрашулар дәвам итә. Системалы нигездә Русиянең һәм Башкортстанның 2000 елдан алып үсеше турында фикер алыштылар.

Төбәк сайлау штабы хезмәткәрләре, журналистлар, волонтерлар җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә төп үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучылар үзгәрешләрнең күп булуын, әмма аларның этаплап узуын исәпкә алып, аерым аспектларны һәм казанышларны анализлап кына нәтиҗәне аңлап булуын билгеләделәр.

Чорларны һәм агымдагы җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә: сәламәтлек саклау, мәгариф, фәндә казанышларны чагыштырганда, прогресс тулысынча аңлашыла. Башкортстанда 2000 елдан башлап 2102 мәктәп ремонтланган, ә 175 мәктәп төзелгән.

Очрашуда шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат җиткерү һәм агитация уздыру өлешендә сайлау законнары турында да фикер алыштылар.Санлы мәгълүматларга һәм реаль мисалларга нигезләнгән реаль фактларга туры килә торган мәгълүматны дөрес яктырту мөһим.

Фото: Төбәк сайлау штабы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас