Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Йәшлек House» мәйданында республика блогерлары белән аралашты. Һәм мондый очрашуларны даими үткәрергә тәкъдим итте.
«Сезнең белән сөйләшү кызыклы килеп чыкты. Әгәр каршы булмасагыз, мондый очрашуларны даими оештырырбыз. Бүген нәрсә турында сөйләшеп килештек, барсын да язып алдык. Тормышка ашырырбыз. Һәммәгезгә дә уңышлар телим», — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы очрашуның бик файдалы булуын әйтте: «Без күбрәк социаль, мәдәни өлкәне үстерү турында сөйләштек. Иң мөһиме, бу берләшмәнең төрле дәрәҗәдә барган процессларны тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирәчәген аңлыйм».