Учалыга эш сәфәре белән баргач, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Шәйморатов батальонында хезмәт итүче Учалы егете “Портной” позывнойлы хәрбинең гаиләсе белән очрашты.
Хәрбинең әнисе, энеләре һәм сеңеле белән күрешкәч, Радий Хәбиров аларга егетнең сәламен җиткерде.
-Былтыр җәй мин батальон расположениесында булдым. Шәйморатов медален тапшыргач, егеткә “ Әти-әниең бармы? Аларның хәлен белеп чыгыйммы?”- дигән идем. Һәм менә мин монда. – дип сөйләде Радий Фәрит улы. -Сезнең дулкынлануыгызны аңлыйм. Үзем егетләр өчен бик борчылам.