Яңалыклар
31 гыйнвар 2024, 17:22

Беренчеләр Хәрәкәте үсештә

Башкортстан республикасы делегатлары Беренчеләр Хәрәкәте съезды утырышында катнашып, оешманың үсеше өчен әһәмиятле карарлар кабул итте.

Беренчеләр Хәрәкәте үсештәБеренчеләр Хәрәкәте үсештә
Беренчеләр Хәрәкәте үсештә

Башкортстан республикасы делегатлары Беренчеләр Хәрәкәте съезды утырышында катнашып, оешманың үсеше өчен әһәмиятле карарлар кабул итте.

“Знание” җәмгыяте лекториясендә Беренчеләр Хәрәкәте съезды утырышы узды. Анда Русиянең 89 төбәгеннән җыелган 980нән артык кеше катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар 2023 елда Хәрәкәтнең төп казанышларын барлады һәм 2024 елга максатлар билгеләде.

Башкортстанның төрле районнарыннан җыелган 20 активтис республиканы тәкъдим итте.

Утырыш барышында спикерлар былтыр Хәрәкәттә катнашучыларның саны шактый артуын билгеләп үтте. Аңа 4,7 млн кеше, шул исәптән балалар да, катнашкан. 650 мең кеше наставник буларак теркәлгән. Һәм 49 балалар һәм үсмерләр берләшмәләре Беренчеләр Хәрәкәтенең күмәк катнашучыларына әйләнгән.

2023 елда Хәрәкәт 12 юнәлештә 250 бөтенрусия проекты һәм акциясен гамәлгә ашырган.

Беренчеләр Хәрәкәте үсештә
Беренчеләр Хәрәкәте үсештә
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас