Моның өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 1,6 млрд сум бүленгән. Бу хакта Башкортстан Башлыгының атна саен үтүче оператив киңәшмәсендә БР төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Владислов Сидоркин белдерде.
Республика буенча торак бинага тәэмин ителүчеләр исемлегендә барлыгы 7 982 ятим бала тора. Шуларның 5 088енең балигълык яшенә җитүенә бәйле торак алуга хокуклары җиткән.
Владислав Сидоркин белдерүенчә, 2023 елга кадәр ятим балаларга торак найм килешүе буенча гына бирелгән. Былтырдан алып республика бюджеты исәбенә 3,2 млн. сумга торак сертификаты булдырылган. Аның белән 23 яшьтән өлкәнрәк 80 ятим бала файдаланган. Алар эшкә урнаштырылган һәм наркология диспансерында исәптә тормыйлар.
Моннан тыш, 2023 елда республика муниципалитетлары ятим балалар өчен 662 фатир сатып алган.
Башкортстанда 2023 елдан алып ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча җыелган бурычларны этаплап бетерү программасы эшли. Программага ярашлы, 2024 елда - 749, 2030 елга кадәр 4 950 кешене торак белән тәэмин итү каралган.
БР җитәкчесе Радий Хәбиров төзелеш һәм архитектура министрлыгына ятим балалар арасында торак алуга чиратны киметү буенча актив эш баруны дәвам итәргә кушты.
БР Башлыгы сайтыннан.