23-25 гыйнварда Башкортстан делегациясе Казахстанга рәсми сәфәр кылды. Делегациягә республикадан 130 вәкил керде.
Югары дәрәҗәдә сөйләшүләр алып бару сәфәрнең төп вакыйгалары булган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан президенты Касыйм Жомарт Токаев һәм ил премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашкан. Очрашуда сәүдә-икътисад тармагында уртак эшләр юнәлешләре, сәүдә элемтәләрен ныгыту, мәдәни, гуманитар, социаль, мәгариф һәм туристик эшчәнлекләре турында фикер алышулар барган.
"Казахстан-Башкортостан" малтабарлар форумында меңгә якын кеше катнашкан. Анда Казахстанның - 400 һәм Башкортстанның 74 предприятиесе вәкилләре катнашкан. Форум кысаларында сәнәгать, гамәли сәнгать һәм халык кәсепләре, сәүдә, авыл хуҗалыгы тармакларында 8 килешүгә кул куелган.
Форум кырларында 400дән артык сөйләшүләр барган, шуларның нәтиҗәләре буенча 120 килешү төзелгән.
"Бу безнең өчен бик нәтиҗәле сәфәр булды. Безнең чиста сәүдәдән тирән интеграциягә күчүебез бик мөһим. Безнең предприятиеләр - Казахстанда, Казахстанныкылар бездә эшли",- диде Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе Казахстан президенты Касыйм-Жомарт Токаевның быел эшли башлаячак "Башкорт озын гомерлелеге. Туризм" проектына кызыксыну күрсәтүен билгеләде. 2024 елда беренче тапкыр Башкортстанның 700 кешесе шушы программа буенча Казахстанга барачак. Радий Хәбиров республика транспорт министрлыгына Уфадан Астана һәм Алматага турыдан-туры самолет рейсларын арттыру мәсьәләсен карарга кушты.
БР Башлыгы сайтыннан.