Яңалыклар
29 гыйнвар 2024, 08:05

Ил буенча бөртөрле булачак

Пластик, пыяла һәм кәгазьне аерым җыю өчен Русия буенча чүп контейнерлары төсе бертөрле булачак.

Ил буенча бөртөрле булачакИл буенча бөртөрле булачак
Ил буенча бөртөрле булачак

Пластик, пыяла һәм кәгазьне аерым җыю өчен Русия буенча чүп контейнерлары төсе бертөрле булачак. Русия экология операторы бу норма якын вакытларда гамәлгә керүе ихтимал дип белдерә.
Компания җитәкчесе урынбасары Алексей Макрушин белдерүенчә, карарга кертелгән нормалар бер кемдә дә икеләнү тудырмый- документны кабул итүгә административ сәбәпләр комачаулаган. Макрушин күзаллауларына ярашлы, хөкүмәт әлеге карарны якын вакытларда кабул итүе мөмкин.
Русия экология операторы зәңгәр төсле чүп савытын - кәгазь өчен, кызгылт сарысын пычранмаган кавырсын изделиеләре һәм тимер-томыр өчен, яшелен - пыяла, көрәнен - азык калдык-постыклары өчен, сорысын - сортларга аерылмаган кушылган калдык-постыклар өчен, сарысын - икенчел чималның эшкәртелергә тиешле кушылган чүпләр өчен тәгаенләргә тәкъдим итә.

Фото: hozotdel.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас