Яңалыклар
26 гыйнвар 2024, 10:22

"Әйдәгез, Башкортстанны бергә төзик!"

Шулай дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген Уфаның телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны яклап, “Көчле республика – Бердәм Башкортстан” дип аталган митинг-концерт оештырылды.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров концертка җыелучыларны сәламләп чыгыш ясады. Ул үзенең эш юнәлешен хуплаучыларга рәхмәтен белдерде, ә сәясәте белән риза булмаучыларны конструктив диалогка чакырды.

– Бүген безнең меңләгән егетләребез махсус хәрби операциядә авыр хәрби эш башкара. Алар – безнең төп геройлар һәм без алар белән горурланабыз! Безнең бурыч – аларга ярдәм итү. Ә монда безнең үз фронтыбыз бар – ул хезмәт фронты. Шуңа без республиканың үсеше өчен эшләргә тиешбез.

Тагын эчке фронт бар. Һәр җәмгыятьтә төрле сәбәпләр аркасында, радикаль экстремизм принципларына таянып, шушы җәмгыятьне, республиканы таркатырга тырышучылар бар. Һәм бүген без бергә җыелып, шуны әйтәбез: Башкортстаныбызны берәүгә дә бирмибез.

Тагын шуны әйтәсем килә: мин, Башкортстан рсеспубликасы Башлыгы буларак, сәясәтемне хуплаучыларны гына түгел, минем белән риза булмаучыларны да якларга тиешмен. Минем белән килешмәгәннәргә, әмма Башкортстанны ихлас яратучыларга һәм цивилизацияле диалогка әзер булучыларга бүген, әлеге трибунадан дуслык кулымны сузам, һәм: “Әйдәгез, Башкортстаныбызны бергә төзик”, – дим, – диде Радий Хәбиров.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас