1 февральдә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “#Дома” дип аталган студентлар форумы үтәчәк. Ул Русия студентлары көненә багышлана.
Форумга Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Чиләбе, Екатеринбург, Ырынбур, Самара һәм башка шәһәрләрдә укучы 1100 студент катнашачак.
Чара кысаларында республика оешмалары һәм предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашулар үтәчәк. Эш эзләү һәм стажировка буенча мастер-класслар каралган.
Форум “Галстукларсыз очрашу” дип аталган чара белән тәмамлана. Анда студентлар билгеле сәясәтчеләр, кинорежиссерлар, җырчылар һәм блогерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Шулай ук мәдәни программа да карала, анда популяр артистларның чыгыш ясавы көтелә.
Форумда катнашу өчен 29 гыйнварга кадәр түбәндәге сылтама аша теркәлү үтәргә кирәк: https://bashstudents.timepad.ru/event/2746433/