Бүген телеүзәк каршында "Za Россию. Za Башкортостан" дип аталган концерт сәхнәсендә республиканың абруйлы һәм яшь артистлары бергә җыелды. Тәүдә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солистлары чыгыш ясады. Аннан соң Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров, популяр башкаручылар Рөстәм Гыйззәтуллин, Дияна Ишниязова, Илнур Хәйруллин, Тимур Рамазанов, "Зайнетдин" этно-проекты республиканың төрле почмакларыннан җыелган тамашачыларны сәламләде.
Саф һавадагы концертны Денис Ганиев, Ильяс Батыргәрәев һәм Лилия Курамшина алып бардылар. Алар җыелган халыкка республика турында кызыклы мәгълүмат сөйләде, артистларга бәйле балачак хәтирәләре белән уртаклашты. Салкын дип тормады, кешеләр рәхәтләнеп биеде, чәй эчеп җылында да, кушылып җырлады.