Бүген Уфаның телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны яклап, “Көчле республика – Бердәм Башкортстан” дип аталган митинг-концерт үтте.
Чараның төп максаты – республика бердәмлеге һәм төбәкнең күпмилләтле халкы өчен чыгыш ясаучы төбәк җитәкчесенә теләктәшлек белдерү.
Концертка уфалылардан тыш, республиканың шәһәр һәм районнарыннан да күпләп килгәннәр. Оештыручылар әйтүенчә, митинг-концертта 50 мең кеше катнашкан.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк халкына эшчәнлегенең курсын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның сәясәтенә риза булмаганнарны конструктив диалогка чакырды. Төбәк җитәкчесе һәркемгә дуслык кулын сузарга әзер булуын белдерде.