Бүген Уфаның телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны яклап, “Көчле республика – Бердәм Башкортстан” дип аталган митинг-концерт оештырылды.
Чараның төп максаты – республика бердәмлеге һәм төбәкнең күпмилләтле халкы өчен чыгыш ясаучы төбәк җитәкчесенә теләктәшлек белдерү. Концертка уфалылардан тыш, республиканың шәһәр һәм районнарыннан да күпләп килгәннәр. Якынча исәп буенча, әлеге вакытта мәйданда берничә мең кеше җыелган.
Концертны Денис Ганиев, Ильяс Батыргәрәев һәм Лилия Курамшина алып бара. “Без – икътисади куәте бай булган төбәк. Без – Русиянең иң чын терәге булган төбәк”, – дигән сүзләр яңгырады концерт башында.
Иң беренче булып сәхнәдә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләр ансамбле солистлары чыгыш ясады.
Бүген шулай ук Башкортстан эстрадасы йолдызлары – автор-башкаручы Рамил Бәдамшин, легендар актер Фидан Гафаров, Рөстәм Гыйззәтуллин, Дияна Ишниязова, Илнур Хәйруллин, Тимур Рамазанов, “Зәйнетдин” этно-проекты, Заһит Кунафин (MC Bash), “Дәрман” проекты, “Павильон”, “Кәрвансарай” төркемнәре һәм башкалар чыгыш ясый.