Яңалыклар
26 гыйнвар 2024, 10:38

"Безнең көч – бердәмлектә"

Шулай диләр республика сугышчыларының рухи остазлары. 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген Уфаның телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны яклап, “Көчле республика – Бердәм Башкортстан” дип аталган митинг-концерт оештырылды.

Анда, республика сугышчыларының рухи остазлары Хәмзә-хәзрәт һәм Виктор атакай чыгыш ясап, Башкортстан һәрвакыт күпмилләтле, бердәм  һәм дус халкы белән дан тотты, дип билгеләделәр.

– Безнең Ватаныбыз нацизм һәм фашизмга каршы, бер сүз белән әйткәндә, шайтан армиясенә каршы сугыш алып бара. Алар безгә пычрак, азгынлык һәм явызлык алып килә. Бу – безнең барыбыз өчен дә зур сынау. Коръәндә: “Ялганлыкта, гөнаһта һәм дошманлыкта берләшегез, ә яхшы гамәлләрдә ярышыгыз”, – диелә. Бер йодрык булып берләшкәндә генә без Ватаныбызны һәм аның күпмилләтле халкын саклап кала алабыз, – диде Хәмзә хәзрәт.

– Минем балачагым, яшьлегем һәм, гомумән, тормышым төрле милләт һәм дин кешеләре белән аралашуда үтте. Без кешеләрне милләт буенча түгел, ә яхшыларга һәм начарларга бүлдек. Күптән түгел бер офицер миңа, окопларда барысы да – православие динендәгеләр дә, мөселманнар да – бергә дога кыла, дип әйтте. Бер-берең өчен шулай бердәм торырга кирәк. Безнең көч – бердәмлектә, – диде Виктор атакай.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас