Яңалыклар
25 гыйнвар 2024, 06:03

Бераз җылыта, диләр

Бүген иртән үк сизелде бу. 

Лилия Гарипова.Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Алдагы өч көндә  синоптиклар республикада кар явуын фаразлый.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген  урыны белән бераз кар явып узачак. Республиканың  көньяк-көнчыгышында явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -9, -14  градус.

Җомга көнне, 26 гыйнварда, урыны белән янә кыска вакытлы кар явачак. Җил көньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -12, -17 градус, аязытканда -22 градуска кадәр. Көндез -8, -13.

Шимбә көнне, 27 гыйнварда, һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Республикада урыны белән шулай ук кыска вакытлы кар явып узуы ихтимал. Җил көньяктан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә -12, - 15 градус салкын, аязытканда -20 градуска кадәр. Көндез -8, -12 градус салкын. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас