Былтыр Башкортстан шәһәрләре һәм авыллары урамнарында өстәмә рәвештә 21 мең яктырткыч һәм 6,4 мең багана урнаштырылган. Бу хакта республиканың торак-коммунналь хуҗалык министры Ирина Голованова радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.
Былтыр төбәк Башлыгы кушуы буенча тышкы яктырту системаларын яхшырту буенча республика программасын яңарттылар. Аңа 300 млн сум акча юлланган. Бу 8 140 яктырткыч урнаштырырга мөмкинлек биргән, шулай ук 2 863 багана утыртылган. Программа ярдәмендә 215 км юл һәм социаль объектларга – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә 1 029 юл яктыртылды.
Бу елда тагын 15 мең яктырткычны яңарту планлаштырылган.
фото: tulskaya-pravda.ru