+21 °С
Болытлы
Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлык хуҗалыклары 2023 елда 4 мең 41 баш эре мөгезле мал алган. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 81 башка күбрәк. Шуның 3,4 меңе – сөт сыеры, 678е – итнеке.
-Республикада сөт җитештерү арта. Оператив мәгълүматларга караганда, 2023 елда 780 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 3% ка күбрәк. Монда савым сыерларын яңарту зур роль уйный, - ди БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.