Яңалыклар
22 гыйнвар 2024, 10:35

Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачак

Оператив киңәшмәдә Рәмил Рахимовны күпъеллык фидәкарь хезмәте өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләгәндә бу хакта Радий Хәбиров әйтте.

Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачакМидхәт Шакировка һәйкәл куелачак
Мидхәт Шакировка һәйкәл куелачак

22 гыйнварда үткән атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Республика Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, Русия Федерациясенең Иҗтимагый палата әгъзасы Рәмил Рахимовны күпъеллык фидәкарь хезмәте өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.

– Ике ел рәттән Рәмил Нәсыйбуллович безнең Иҗтимагый палатаны җиткәли, бик нәтиҗәле эшли. Профессиональ тарихчы буларак ул генерал Шәйморатов һәйкәлен булдыруда, хәрбиләрне данлауда безнең партнер булды, - диде Радий  Хәбиров.

Рәмил Рахимов үз чиратында хезмәтен югары бәһалау өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Уфада республиканың күренекле дәүләт эшлеклесе, 1969-1987 елларда КПССның Башкорт обкомы беренче секретаре Мидхәт Шакировка һәйкәл ачарга тәкъдим итте.  

 

Башкортстан Башлыгы аның бу тәкъдимен хуплады.

-Бу тема буенча Сез безгә хат белән мөрәҗәгать иткән идегез. Мидхәт Закир улы чыннан да республика өчен бик күп эшләгән. Шуңа күрә без инде аңа куелачак һәйкәлгә урын билгеләдек. Уфада, Энгельс урамындагы йорты янында. Анда зур булмаган сквер да бар. 5 октябрьдә, Мидхәт Закир улының туган көненә, скверны да тәртипкә китерербез, һәйкәл дә урнаштырырбыз, - диде Радий Фәрит улы.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас