Былтыр Башкортстанда ИТ- проектларны үстерүгә бүленгән акчаларның 9 млны республика Хөкүмәте тарафыннан беренче тапкыр бүлеп бирелгән грантлар булган.
Президент Владимир Путин указы белән булдырылган «Санлы икътисад» милли проекты кысаларында югары технологияле бизнеска һәм ватан ИТ-эшләнмәләренә дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә.
- Бүген без ИТ-индустрия, телекоммуникацияләр базары һәм илебезнең яңа технологияләре үсешенә мөмкин кадәр ярдәм итү өчен эшлибез. Былтыр Русиянең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә республика Хөкүмәте мөмкинлекләре хисабына өч республика компаниясенә өчәр млн сум акча бирдек. Быел да финанслау дәвам итәчәк, - диде БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Үз проектларын үстерүгә республиканың грант ярдәмен Хокукый хәбәрләр хезмәте, «Ачык төбәк» һәм «Мәгълүмати технологияләр үзәге» алган.