Яңалыклар
22 гыйнвар 2024, 14:47

Ана һәм бала сәламәтлеге хакында

Башкортстанда 1 яшьтән алып 17 яшькә кадәргеләр саны 899 159 кеше тәшкил итә. 2023 елда балалар һәм үсмерләрнең 98 проценты профилактик тикшеренү үткән.

Ана һәм бала сәламәтлеге хакындаАна һәм бала сәламәтлеге хакында
Ана һәм бала сәламәтлеге хакында

Республика Башлыгы үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәктә ана һәм бала сәламәтлеген саклау буенча чаралар күрү турында сөйләштеләр.  

БР сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Роберт Иштуков балалар сәламәтлеген саклауда төп юнәлешләр профилактика, иртә диагностика һәм авыруларны нәтиҗәле дәвалау икәнен билгеләп үтте.

Башкортстанда 1 яшьтән алып 17 яшькә кадәргеләр саны 899 159 кеше тәшкил итә. 2023 елда балалар һәм үсмерләрнең 98 проценты профилактик тикшеренү үткән.

2023 елда 3,6 меңнән артык бала үзебезнең республикада махсуслаштырылган югары технологик медицина ярдәме алган, ә 1,7 мең пациент федераль медицина оешмаларында дәваланган.

Киңәшмәдә ясалган чыгышка караганда, санатор-курорт дәвалавын былтыр республикадагы һәр дүртенче бала алган, ә медицина реабилитациясен 10 мең бала үткән.  

2023 елның 1 гыйнварыннан сабыйларга  нәсел буенча бирелә торган һәм тумыштан бирелергә мөмкин булган 36 чиргә киңәйтелгән неонаталь скрининг үткәрү кертелгән.

-Күрелгән чаралар ярдәмендә былтыр сабыйлар үлеме 7 процентка кимегән һәм 1000 балага 3,9 очрак туры килгән, - ди Роберт Иштуков.

Моннан тыш, йөкле һәм репродуктив яшьтәге хатын-кызлар сәламәтлеген кайгырту буенча өстәмә чаралар күрелгән.

  

Фото: sneg.top

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас