Мактаулы исем җирле үзаидарә, муниципаль берәмлекләр советы идарәсе органнары һәм коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләренә югары профессиональ дәрәҗәдәге эшчәнлекләре өчен биреләчәк. Аларның төп эш максатлары җирле үзидарәне үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш.
Кагыйдә буларак, мактаулы исем җирле үзидарә өлкәсендә 20 елдан ким эшләмәгән кешеләргә биреләчәк. Исемгә лаек булучының федераль власть органнары һәм РФ субъектларының мактаулы бүләкләре булырга тиеш.
Билгеле булуынча, Салават районының Мещегар авыл советы җитәкчесе Илнара Сафина "Хезмәт күрсәтү" бөтенрусия муниципаль премиясенә лаек булды. "Кеше язмышы - Туган ил горурлыгы" номинациясендәге бүләкне күп балалы анага Русия президенты Владимир Путин тапшырды.
Фото: "Башинформ".