Яңалыклар
18 гыйнвар 2024, 06:02

Кыргый хайваннарны кайгыртып

Быелгы кырыс кыш - кыргый хайваннар өчен зур сынау.

Кыргый хайваннарны кайгыртыпКыргый хайваннарны кайгыртып
Кыргый хайваннарны кайгыртып

Республиканың аеруча сакланучы табигать территорияләрендә кыргый хайваннарның имин кыш чыгуы өчен мөһим шартлар тудырылган. Биотехника чараларын әзерләүгә җәйдән тотынганнар. Гомум алганда, зоологик заказниклар территорияләрендә һәм табигый паркларда тояклы хайваннар өчен - 194, куяннар өчен 217 туклану мәйданнары оештырылган һәм 447 тозлык урнаштырылган.
Быел кыш аеруча кырыс килде. Бу - кыргый хайваннар өчен зур сынау. Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов белдерүенчә, республиканың аеруча сакланучы табигать территорияләре дирекциясе хезмәткәрләре "Асылыкүл", "Җилем", "Кандракүл", "Ирәмәл", "Морадым тарлавыгы" табигать паркларында һәм тагын 17 заказникта 170 тонна фураж ашлыгы һәм минераль тукландыру, 91,5 мең тонна печән, 20 тонна тамыразык әзерләгән.
Кыргый хайваннарны кышын тукландыру поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, куян һәм башка кыргый җәнлекләр популяциясен һәм санын сакларга булыша, дип раслый министр.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас