Бинаның гомум мәйданы 835 квадрат метр.
25 метрлы бассейнда 4 йөзү юлы бар. Аларда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөзә ала. Сауна, коену бүлмәләре булдырылган.
Хезмәткәрләр штатына 2 тренер, 2 йөзү инструкторы, медицина хезмәкткәрләре, лаборант, инженер, хезмәтләндерүче һәм техник персоналлар керә.
Бассейнны 2018 елда төзергә җыенган булганнар, әмма проектта хилафлыклар булу сәбәпле төзелеш-монтаж эшләре туктатылган. 2021 елның июнендә эшкә яңа подрядчик алынган һәм ул эшен уңышлы төгәлләгән.
"Башинформ" буенча.