Яңалыклар
18 гыйнвар 2024, 12:08

Акъярлылар яңа суүткәргечле булды

18 гыйнварда республика җитәкчесе Радий Хәбиров Хәйбулла районынына эш сәфәре белән барды.

Акъярлылар яңа суүткәргечле булдыАкъярлылар яңа суүткәргечле булды
Акъярлылар яңа суүткәргечле булды

Сәфәр вакытында Акъяр авылында 2023 елда Республика адреслы инвестиция программасы (РАИП) булышлыгында яңартылган суүткәргечне карады.
Инженер челтәрләре һәм корылмалары 1990 елларда төзелгән булган. Торак пункты зурая башлагач, станциянең куәте җитми башлаган. Җәй айларында район үзәгенең бер өлеше сусыз калган.
Төбәк җитәкчесе 2020 елның сентябрендә Хәйбулла районына эш сәфәре вакытында суүткәргеч төзелешен РАИП исемлегенә кертергә кушкан. Өстәмә насос станцияләре һәм резервуар урнаштыру, челтәрләрне яңарту һәм бактерицид фильтрлау системасын монтажлауга 86 млн. сум бүленгән.Файдалануга 2023 елның ноябрендә тапшырылган объект урындагы халыкны таза су белән тәэмин итү мөмкинлеген икеләтә арттырырга булышкан.
Билгеле булуынча, республика Башлыгы торак пунктларын таза су белән тәэмин итүне өстенлекле бурычларның берсеннән саный.

БР Башлыгы сайтыннан.

 

Акъярлылар яңа суүткәргечле булды
Акъярлылар яңа суүткәргечле булды
Акъярлылар яңа суүткәргечле булды
Акъярлылар яңа суүткәргечле булды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас