Яңалыклар
17 гыйнвар 2024, 05:57

Җылытуын-җылыта, тик...

Буран туктарга охшамаган, ахры. 

Лилия Гарипова.Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Республикада -5 градуска кадәр җылыта, әмма кар яву һәм буран чыгу ихтималы саклана. Синоптиклар мәгълүматы буенча, көндез бераз кар явачак, урыны белән уртача күләмдә, Урал аръягында явым-төшем көтелми. Аерым районнарда буран чыгачак, юлларда кар көртләре хасил булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -8, -13°, көньяк-көнчыгышта -18, -23°, көндез  -5, -10°, көньяк-көнчыгыш буенча -15° кадәр.

Пәнҗешәмбе көнне, 18 гыйнварда, республикада төнлә  бераз кар явып үтәчәк. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчле түгел. Һава температурасы  төнлә -10, -15°, аязытканда  -20° кадәр, көндез -8, -13°.

Җомга көнне, 19 гыйнварда, урыны белән кыска вакытлы кар  явып узарга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -19, -24°,  урыны белән  -29° кадәр, көндез -8, -13°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас