Уфада Бөек Ватан сугышы ветераны Рауза Шәйхали кызы Гобәйдуллинаны 100 яше белән котладылар.
Башкаланың Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Мирхәт Казаргулов, юбилярның өенә килеп, Русия президенты Владимир Путинның һәм республика җитәкчесе Радий Хәбировның шәхсән котлауларын җиткерде. Бер гасырлык туган көнен билгеләүче әбигә сәламәтлек теләп, чәчәкләр гөлләмәсе белән бүләк тапшырды.
Райза Шәйхали кызы Ярмәкәй районы Иске Турай авылында туган. Шунда ук мәктәпне тәмамлаган. 1949 елда тормыш иптәшен очрата, әмма ул 1950 ел ахырында үлә. Рауза ханым, авырлыкларга карамастан, кызын үстереп, тормыш юлына бастыра, ике оныгын тәрбияләшә.
Сугыш вакытында ул Октябрьский шәһәренең оборона предприятиеләрендә эшли. Аннары нефть сәнәгатендә хезмәт сала. Пенсиягә чыкканчы Металлургия комбинатында эшли.
Озын гомерле ханымга без дә сәламәтлек, тыныч тормыш, кадер-хөрмәттә яшәвен телибез!