Яңалыклар
16 гыйнвар 2024, 05:34

Әле салкыннар, әле буран...

Һава торышы үзгәреп тора. 

Лилия Гарипова.Лилия Гарипова.
Фото:Лилия Гарипова.

Киләсе ике көндә республикада һава торышы начарлануы фаразлана. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 16 гыйнварда, көндез бераз кар явуы ихтимал. Аерым районнарда буран чыгуы фаразлана. Җил көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы  көндез -8, -13°,  көньяк-көнчыгышта  -18° кадәр.

Чәршәмбе көнне, 17 гыйнварда, шулай ук кар явуы мөмкин, буран чыгачак, юлларга кар салачак.  Җил көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә  -10, -15°,  төбәкнең көньяк-көнчыгышы буенча -20, -25°, көндез -5, -10°, көньяк-көнчыгышта -15° кадәр.

Җәяүлеләр дә, рульдәгеләр дә – юлларда сак булыгыз, кышкы юлда бозлавык хәвефе барлыгын онытмагыз. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас