Иртәгә, якшәмбе көнне, республика территориясендә төнлә -35 градуска кадәр салкыннар фаразлана. Көндез һава температурасы -23 градус салкын булачак, диләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт клмитетында, Башгидромет үзәгенә слытанып.
Аерым районнарда җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин диелә.
Әйткәндәй, салкыннар аркасында Уфаның Совет мәйданында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янындагы почетлы каравылны гамәлдән чыгарганнар иде (Исегезгә төшерәбез, почетлы каравыл традициясен узган көздә, 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар комдивы туган көнендә керттеләр. Почетлы каравыл һәр шимбә көнне куела. Җәй көне 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, көз һәм яз көне 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, кыш көне 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр).
Чыганак: bashinform.ru