9 гыйнварда Уфа шәһәре полициясе гражданнардан мошенниклар шалтыратуы турында гаризалар кабул иткән
Уфада яшәүче 85 яшьлек әби бер ир-ат шалтыратып, үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип әйтүе турында сөйли. Ир пенсионерның кызы җитди юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, анда аның гаебе аркасында хатын-кыз зыян күргән, дип әйтә. Тиз арада медицина ярдәме күрсәтү өчен зур сумма акча кирәк, имеш.
Каушаган пенсионер 200 мең сум акчасын җыеп, аны алырга килгән яшь кешегә тоттыра.
Берничә сәгатьтән соң икенче 87 яшьлек пенсионер шундый ук гариза белән мөрәҗәгать итә. Өлкән яшьтәге ир килгән егеткә 235 мең сум акча биргән булып чыга. турында сөйли.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре күзәтү камераларыннан видеоязмаларны алып, тикшерә һәм тиз арада 22 яшьлек Уфа кешесен тоткарлый. Ул курьер ролен үтәгән дип саныйлар.
Булган мәгълүматларга караганда, бу яшь кеше колледжда белем ала. Ул Интернетта өстәмә акча эшләү турында мәгълүмат тапкан. Мессенджерларның берсендә «эш бирүче» белән аралаша. Аңа акчаны алырга тиешле адресларны һәм аларны күчерергә тиешле счет номерларын җибәрәләр. "Эш" өчен бу егет акчалата бүләк ала. Суд карары чыгарылганнан соң, аңа зыян күрүчеләргә зыянны капларга туры киләчәк.