13 гыйнвар көнне 1703 елда Русиядә беренче “Ведомости” гәзите даими басыла башлый. Ул мең данә тираж белән чыга. Ә гәзитнең мөхәррире Петр I үзе була. Аның указы белән параллель рәвештә гәзит уку өчен кешеләргә махсус рестораннар ачыла. Аларда чәй һәм тәм-томнар бушлай бирелгән. Бу чарага император яңа реформалар һәм аларның Русия үсеше өчен кирәк булуы турында ачык формада сөйләү мөмкинлеге буларак караган.
Тәүдә типография Мәскәүдә генә ачылган. Әмма тиздән нәшрият Санкт-Петербургта да барлыкка килгән. Гәзитнең исеме дә төрлечә булган. “Московские ведомости”, “Российские ведомости” дип тә атаганнар. Редакция җәмәгать эшлеклесе Михаил Аврамов йортында урнашкан. Нәкъ менә ул гәзиттә сәяси докладлар һәм коры саннар гына күрсәтелергә тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килгән. Тормышның төрле якларын яктыртырга кирәк, дигән ул.
1870 елда тәҗрибә сыйфатында гәзитләргә язылу оештырыла, бу укучыларга бик ошый һәм 1914 елга 3000нән артык басма барлыкка килә. Бу эш почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерелгән.
Матбугат хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм көнен булдыру мәсьәләсе килеп тугач, аның датасын тәүдә 5 майга — “Правда” гәзите чыга башлаган көнгә билгеләгәннәр. СССР таркалганнан соң бәйрәм көне 13 гыйнварга күчерелгән.