Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы “Борзый” позывнойлы Авыргазы егете отпускка кайткан. Ул әти-әнисе янына үзе генә түгел, ә кәләш алып кайткан.
Катерина Донецкта үскән. Алар “Борзый” белән нәкъ әлеге шәһәрдә танышканнар, дип хәбәр итә БСТ телеканалы. Егет кызга күпмилләтле Башкортстанның гүзәллеге, кешеләренең ихласлыгы турында еш сөйли. “Катя бик кызыксынды һәм минем әти-әнием белән танышып килергә ризалашты”, – ди “Борзый”.
Егетнең әти-әнисе Катеринаны үз кызлары кебек кабул иткән. Алар кунакны милли аш-су белән сыйлаган.
“Бик күп төрле азык тәмләп карадым, барысы да бик тәмле һәм үзгә”, – ди Катя. Ул бездә кешеләрнең ихласлыгына һәм карның күп булуына гаҗәпләнгән.
Озакламый егетнең отпускы тәмамланачак һәм ул хезмәт урынына кайтачак. Әйткәндәй, “Борзый” махсус операция зонасында 2022 елның көзеннән хәрби бурыч үти. Пулемет взводы бүлеге белән командалык итә. Сугыш тынып торган арада күз салган кызы белән очрашырга да вакыт таба. Катерина исә Донецкта яши һәм эшли.
Ә әлегә яшьләр Башкортстан табигате белән соклана, туган йорт җылысында ял итә. Әйе, кем әйтмешли, сугышта да мәхәббәткә урын бар.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналдагы чат-ботлардан табарга мөмкин.