Салкыннарга алмашка республикага кар һәм бураннар киләчәк. Синоптиклар фаразлавынча, бүген кичке сәгать сигезләрдән алып иртәгә кичкә кадәр Уфада болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, урыны белән буран чыгачак, юлларга кар салачак.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан исә торганга күчүчән, тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә -19,-21°, көндез -6,-8° тәшкил итәчәк.
Җил көчәюе һәм буран чыгу сәбәпле махсус хезмәтләр машинада ерак юлга чыкмаска киңәш итә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, тизлек режимыннан арттырмагыз, кискен маневрлар ясамагыз һәм машиналар арасында тиешле дистанцияне саклагыз. Машиналарыгызны агачлар, электр линияләре, ышанычсыз конструкцияләр һәм биналар янында калдырмагыз.
Җәяүлеләргә шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен онытмаска һәм агачлар, электр баганалары, реклама щитлары, йортлар яныннан саклык белән үтәргә киңәш итәбез, бигрәк тә аларның түбәләрендә боз яки кар җыелган булса.
“Осторожно, сход снега!“ дигән табличкаларны һәм махсус хезмәтләр сигнал тасмалары белән уратып алган куркыныч участокларны санга сукмыйча узмагыз.
Аварияләре агач, бина түбәсендә җыелып торган кар массалары яисә боз турында идарәче компаниягә, бердәм дежур диспетчер хезмәтенә – 279-90-00 телефоны буенча яисә “112” номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru