Бишбүләк районының Каменка авылында узган төндә термометр баганалары -45 градус салкын күрсәткән.
Бу хакта "ВКонтакте" челтәренең урындагы пабликлары хәбәр итә. Мәгълүматны БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында да расладылар.
Ведомство мәгълүматы буенча, башка торак пунктларда да бик салкын булган. Елбулактамак һәм Аит авылында -40, Усак-кичү һәм Базлыкта -39, Дёмскийда -36 градус салкыннар теркәлгән.
"Шундый салкыннарда берничә кат киенү принцибы буенча киенергә кирәк. Тышка бияләй, башлык һәм шарфсыз чыкмаска. Кул белән борын һәм авызны каплабрак йөрергә киңәш ителә. Янгын хәвефсезлегенә килгәндә, үзаллы ясаган электр җылыткычларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, мичне берөзлексез ягу аның чамадан тыш кызуына һәм ярыклар хасил булуына китерергә мөмкин. Ә бу янгын куркынычы белән яный. Йорт эчендә һәм балконнарда газ баллоннарын сакларга киңәш ителми. Онытмагыз: тулы баллонны салкын тыштан җылы өйгә кертү белән газ киңәячәк һәм төзек булмаган баллон шартларга мөмкин", - дип кисәтәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru