9 гыйнварда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә Педагог һәм остаз елына йомгак ясалды. Исемле ел Русия президенты Владимир Путин указына ярашлы үткәрелде.
БР мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин белдерүенчә, истәлекле елны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы 63 пункттан торган. Алар арасында республика һәм төбәкара балалар бакчалары педагоглары, укытучылар, производство укыту остазлары, шул исәптә, "Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы", "Иң яхшы педагогик династия", "Русиянең булачак буын укытучысы" бәйгеләре булган.
Илдар Мәүлетбирдин билгеләвенчә, 2023 елда 690 мең сум күләмендәге Башкортстан Башлыгы грантларын 150 яшь авыл укытучысы, производство-укыту преподавательләре һәм остазлары алган. Балалар бакчаларында эшләүче яшь педагогларга республика Башлыгы грантлары, полилингваль күппрофильле мәктәп укытучыларына республика Хөкүмәте премияләре булдырылган.
Педагог һәм остаз елында спорт чаралары, гыйльми-гамәли конференцияләр, форумнар, бәйгеләр һәм фестивальләр үткән. 2023 елның октябрендә Уфада яңартылган Башкортстан мәгариф үсеше тарихы музее ачылган.
Укытучы һөнәрен популярлаштыруга агарту материаллары да булышлык иткән. Алар арасында - "Класс журналы" проекты. Ул атна саен "Россия24" телеканалында чыкты һәм мәгариф өлкәсендәге Бөтенрусия журналистлар эшләре бәйгесендә җиңү яулады. 2023 елда Башкорстанның вакытлы басмаларында бу темага багышланган 7 мең мәкалә чыккан һәм эфирда яңгыраган.
***
Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә 31 гыйнварга кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту буенча чаралар планы әзерләргә кушты. Билгеле булуынча, республикада 2024 ел аларга багышлана.
БР Башлыгы сайтыннан.