Яңалыклар
9 Января 2024, 04:31

Суыта!

Салкын тәнне тындырмый, диләрме...

Суыта!Суыта!
Суыта!

Салкын тәнне тындырмый, диләрме...

 

Бүген, 9 гыйнварда, урыны белән кар яавчак. Җил талгын, дисәләр дә, битләрне өтә, җилеккә үтә – себердән исә. Көндез – 17, – 22 булуы көтелә.

 

Иртәгә, 10 гыйнварда, бераз кар явуы көтелә. Җил – төньяктан, төньяк-көнбатыштан. Көньяк районнарда көчле исүе ихтимал.

Термометр баганалары төнлә -26, -31°, көньяк районнарда – 21°; көндез – 20, –25°,  көньяк районнарда –15°тирәсе күрсәтер.

 

 11 гыйнварда урыны белән кар явар. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан.  Һава температурасы төнлә  – 32, – 37°, урыны белән – 27°, көндез – 20, –25°.

 

Җылы сөяк сындырмый,  салкын тәнне тындырмый, диләрме әле. Шулай булгач, киенеп, төренеп йөрик, дуслар. Гыйнвар салкыннарын исән-имин үткәрик.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас