Җитәкчелек командасы чишкән мөһим мәсьәләләрнең берсе - өлешчеләрнең бозылган хокукларын тергезү.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, республикада алданган өлешчеләр саны 11 меңгә кадәр җиткән. Русия президенты, ил хөкүмәте һәм Федераль территорияләр үсеше фонды мәсьәләне чишүдә булышлык күрсәткән.
БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов оператив киңәшмәдә "картайган төзелешләр"нең барысы буенча да чишелеш табылуын белдерде. 2024 елның февраль ахырына кадәр өлешчеләр компенсацион түләү алачак. Апрельдә төзелеп беткән йортларда фатирларны тапшыру эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
БР Башлыгы, өлешчеләр хокукларын бозуга янәдән юл куймас өчен, Төзелеш һәм архитектура министрлыгына, контроль һәм күзәтү органнарына тармактага хәл-вакыйгаларны тикшерүдә тотарга кушты.
***
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күпсанлы объектларны файдалануга тапшыру 2023 елның төп эш йомгакларының берсе булган. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан Башкортстан Башлыгы республика районнарында сәламәтлек саклау учреждениеләрен файдалануга тапшыру чараларында катнашкан. Баймакта сменага 300 кеше кабул итәрлек балалар поликлиникасы ачылган. Белокатай районының Ургал авылында - амбулатория, Мәчетле районының Большеустьикин авылында ашыгыч ярдәм станциясе белән дәваханә файдалануга тапшырылган. Моннын тыш, декабрь ахырында Белорет районының Тирлән авылында яңа социаль-мәдәни үзәк эшли башлаган.
-Без халык алдында бурычларыбызны үтәдек. Кайбер проектларга зур федераль акчалар җәлеп ителде. Зуркүләмле проектларның берсе - Уфада төзелүче вузара студентлар кампусы. Бу - төзүчеләребезнең чын хезмәт каһарманлыгы. Якын вакытларда аның беренче чираты - 36 мең квадрат метр мәйданлы IQ-паркы эшли башлаячак.
***
Юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар санын киметү - тагын да бер яхшы казаныш. БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын вакытлыча башкаручы Любовь Минакова әйтүенчә, 2022 елга караганда бу күрсәткеч 2023 елда 4,9 процентка, ягъни 390 кешегә, кимегән.
***
Радий Хәбиров, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар зур игътибар тупларга тиеш булган бурычлар арасында, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, шулай ук халыкны аеруча борчыган сорауларны хәл итүне атады.
БР Башлыгы сайтыннан.