Яңалыклар
9 гыйнвар 2024, 06:04

Башкортстан култамгалар тапшырды

Үзәк сайлау штабына Башкортстаннан Владимир Путинның Русия Федерациясе президенты вазифасына үзен күрсәтүен хуплап җыелган култамгалар тапшырылды.

Башкортстан култамгалар тапшырдыБашкортстан култамгалар тапшырды
Башкортстан култамгалар тапшырды

Билгеле булуынча, култамгалар җыю эше бөтен республика буенча бара. Пунктларда яшьләр оешмалары һәм ирекле хәрәкәтләр волентерлары һәм активистлары дежур итте.
"Бердәм Русия" партиясенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов билгеләвенчә, култамгалар җыю эше 23 декабрьдән алып бара. Көн саен, бәйрәм көннәрендә дә барды һәм бу эш республика буенча арытаба да дәвам итәчәк.
Култамгалар җыю пунктлары бөтен республика буенча булдырылган. Алар зур шәһәрләрдә күбесенчә сәүдә үзәкләрендә, МФЦ мәйданнарында урнашкан. Эш нигездә 17дән 21 сәгатькә кадәр бара.
Владимир Путинның рәсми сайты хәбәр итүенчә, ил төбәкләрендә барлыгы 1,3 миллион култамга җыелган. Процедура 21 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
https://putin2024.ru/novosti/sobrano-bolee-1-mln-300-tysyach-podpisey-v-podderzhku-kandidata-na-dolzhnost-prezidenta-rf-vladimira
Искә төшерик: 5 гыйнварда Үзәк Сайлау комиссиясе сайлауларда катнашу өчен беренче кандидатларны теркәде. Алар: Леонид Слуцкий һәм Владислав Даванков.

Фото:www.9111.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас