Яңалыклар
8 гыйнвар 2024, 11:12

“Анда безне егетләр көтә”

“Ә өйдә тормыш иптәшем, биш балам һәм ике оныгым кала”, – ди “Батя”.

https://vk.com/ireksagitovhttps://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov

Кыска вакытлы ялга кайткан бер төркем яугир бүген, 8 гыйнварда, Уфадан махус хәрби операция зонасына юл алды. Мобилизацияләнгәннәр Яңа елны гаиләләре янында үткәргән.

Хәрби хезмәткәрләр әйтүенчә, алар отпускларын яхшы үткәргән. Туган-тумачалар белән күрешкән, хуҗалыкта ярдәм иткән, иң мөһиме – күбрәк вакытларын гаиләләре янында булырга тырышкан.

“Отпуск яхшы үтте. Ике атна буена гаиләм янында тордым. Отпускның Яңа ел каникулларына туры килүенә шатландым. Әмма безне алгы сызыкта егетләр, Башкортстаннан иптәшләр көтә. Өйдә сөйгән тормыш иптәшем, биш балам һәм ике оныгым кала”, – ди Белореттан “Батя” позывнойлы яугир.

“Каюм” позывнойлы сугышчы отпускында хәтта Санкт-Петербургка барып, өлкән абыйсы белән күрешеп кайтырга өлгергән. Абыйсы да хәрби. “Каюм”ны өендә әнисе, хатыны һәм баласы көтә.

Солдатларны озатырга килгән республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов төбәк җитәкчесенең рәхмәтен җиткерде. “Без сезгә ярдәм итәчәкбез, кирәкле бар әйберләрне алып киләчәкбез. Монда гаиләләрегезгә ярдәм кулы сузачакбыз. Шуңа борчылырга кирәкми”, – диде ул.

Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тиешле бар ярдәм вакытында күрсәтелергә тиеш, дип кисәтеп тора. 

 

https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас