Яңалыклар
8 Января 2024, 18:17

350 меңнән күбрәк кеше килгән

Яңа ел ялларында Башкортстан белән танышканнар. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Мәскәүдәге “Русия” халыкара күргәзмәсендә 28 декабрдән 8 гыйнварга кадәр Башкортстан үзенең туристик куәте белән таныштырды. Яңа ел каникулларында республика стендын 350 меңнән артык кеше караган.

Бу хакта Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерде.

– Башкортстанның әлеге форумда катнашуы безгә туристлык өлкәбез мөмкинлекләрен киңрәк күрсәтергә, нәрсә карарга, кайда тукталырга, нинди чараларга барырга кирәклеге турында сөйләргә ярдәм итә. Безнең бурыч – төбәк кунакларына уңайлы һәм кызыклы булсын, республика белән беренче танышканнан соң алар бирегә тагын килсен өчен шартлар булдыру, – диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Республиканың ял итү үзәкләре, шифаханәләр, ял базалары, туроператорлар кунакларны үзләре белән таныштырды. Көн саен Башкортстан стенды янында викториналар һәм бәйгеләр оештырылды. Моннан тыш, милли үзенчәлекне ачуга юнәлтелгән иҗади матер-класслар да кунакларны әсир итте. Кыш бабай белән Карсылу исә иң бәләкәй кунаклар өчен кызыклы уеннар һәм тәмле күчтәнәчләр әзерләгән иде.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас