Яңалыклар
5 гыйнвар 2024, 06:01

Равил Шаммас вафат

93 яшендә Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммас вафат булды.

Равил Шаммас вафатРавил Шаммас вафат
Равил Шаммас вафат

93 яшендә Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммас вафат булды.

Равил Шаммасов 1930 елда Стәрлебаш районының Хәлекәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Стәрлебаш татар урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Стәрлетамак педагогия институтында югары белем ала. Зилаер районының Сабыр җидееллык мәктәбендә укыта, аннан мәктәп директоры була.
1956 елда туган районына кайтып, Яшерган мәктәбендә эшли. 1958 елдан тормышын профессиональ журналистика белән бәйли. Тәүдә Стәрлебаш район гәзитендә тәрҗемәче һәм бүлек мөдире була. 1962-71 елларда – “Кызыл таң” гәзите редакциясендә җаваплы секретарь урынбасары, идеология бүлегендә әдәби хезмәткәр, партия тормышы бүлеге мөдире.

1967 елда “Таң елмаюы” дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Соңыннан Равил Шаммасның хезмәт юлы төрле өлкәләрдә дәвам итә: Башкортстан китап нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе мөхәррире, Республика тынычлык комитеты, Башкортстан Язучылар берлеге аппараты һәм “Һәнәк” журналы редакциясе хезмәткәре булып эшли.

Равил Шаммасның “Җан яшәртер ямьнәрем”, “Гомер гөлләмәсе”, “Яраларны сөю дәвалар”, “Акыл таягы”, “Кеше диләр синең затыңны” дигән шигырьләр һәм поэмалар китапларын укучылар яратып кабул итте. “Гомер учагымның кузлары” җыентыгы Уфада – татар телендә, ә “Каен суы” Мәскәүдә урыс телендә дөнья күрде. “Күперсез елга” һәм “Шомыртлы тугай” китапларына кергән повестьларда укытучылар һәм журналистлар тормышы яктыртыла.
Шагыйрь белән хушлашу бүген Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә үтә. Равил Шаммасны туган ягында - Стәрлебашта җирләячәкләр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас