Бүген, 3 гыйнварда, республикада кар явуы фаразлана. Көньякта ул җепшек карга күчүчән, кайдадыр аз явачак, аерым урыннарда күп кар явуын фаразлый синоптиклар. Белгечләр аерым районнарда буран чыгачак, бозлавык булачак, дип фаразлый. Көндез көньяк районнарда агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышачак. Юлларда кар көртләре хасил булачак.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -17,-22°, төньяк районнарда -27,-32°, көндез -1,-6°, төньякта -11,-16°.
4 гыйнварда һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Җепшек кар явуы көтелә, урыны белән буран чыгачак, юлларда – бозлавык. Тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышачак. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -2,-7°, урыны белән -12° градуска кадәр, көндез 0,-5°.
5 гыйнварда кар күп яумаячак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -15,-20°, көньяк районнарда -10°, көндез -12,-17°, көньякта -7° градуска кадәр.
Чыганак: bashinform.ru