Яңалыклар
31 декабрь 2023, 05:48

Радий Хәбиров: "Сезнең белән бергә без дә кайгырабыз"

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Украина хәрби көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч тормыштагы кешеләр һәлак булуы сәбәпле Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладковка кайгы уртаклашуын белдерде.

Радий Хәбиров: "Сезнең белән бергә без дә кайгырабыз"Радий Хәбиров: "Сезнең белән бергә без дә кайгырабыз"
Радий Хәбиров: "Сезнең белән бергә без дә кайгырабыз"

"Хөрмәтле Вячеслав Владимирович! Белгородта куркыныч фаҗига, шәһәр мәкерле рәвештә дошман тарафыннан утка тотылды. Тыныч тормышта яшәүче кешеләр каза күрде, зурлар һәм балалар һәлак булды. Явыз җинаятьне терроризмның чираттагы күренеше дип бәялим. Сезнең белән бергә без дә кайгырабыз. Башкортстан Республикасы һәм бөтен Русия бар йөрәктән белән сезнең белән", диелә кайгы уртаклашу хәбәрендә.
Мәгълүм булуынча, Украина хәрби көчләре Белгород үзәгенә һөҗүм ясады. Нәтиҗәдә 22 кеше һәлак булды. Тагын да 109 кеше каза күрде. Ату нәтиҗәсендә күпкатлы 30 йортка зыян салынды.

Фото: grodno24.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас