

БР Хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров дөньякүләм дәрәҗәсендәге Вузара кампусы төзелешенең беренче чираты төгәлләнүен тикшерде. "Беренче чират эшләре кыска вакыт эчендә тәмамланды. Бер ай эчендә без бу биналарга җан өрәчәкбез. Гыйнварда югары дәрәҗәле кунаклар катнашлыгында гыйльми лабораторияләрне тантаналы ачачакбыз", - диде премьер-министр.
Башкортстан Русиядә заманча кампуслар челтәрләрен төзү буенча федераль программада катнаша. Русиядә 25 эре вузара кампусы төзелә.
Уфаның гыйльми-тикшеренүләр кампусы биомедицина һәм генетика, инжиниринг һәм алдынгы җитештерү технологияләре, санлы һәм яшел химия, шулай ук яңа тормыш мохите юнәлешләрен үз эченә алачак. Яңа кампуста уку һәм торак биналары, лабораторияләр, гыйльми үзәкләр һәм җәмәгатьчелек киңлекләре урын алачак. Проектның бәясе 27млрд сумга төшкән. Вузара кампусның IQ-паркы 2024 елның гыйнварында эшли башлаячак.
Киңәшмәдә катнашучылар проектның символик булуын билгеләде. Европа белән Азия кушылган чиктә урнашкан Башкортстан, Евразия идеяләрен үстереп, киң әһәмияттәге гыйльми-белем үзәген төзи. Кампусның икенче чиратта төзелүче 7 башнясының һәркайсы мәһшүр фән эшлеклеләре исемнәре белән аталачак. Алар: антик фәйләсүфләр Пифагор һәм Аристотель, урта гасыр фарсы табибы Әбүгалисина, бөек кытай галиме Шэнь Ко. Русия фәннәрен Дмитрий Менделеев, Владимир Вернадский һәм Константин Циалковский исемендәге башнялар тәшкил итә.
БР Хөкүмәте сайтыннан.