

Мәскәүдә "Россия" халыкара күргәзмә-форумында Башкортстан үзенең потенциалы белән таныштыра. Бай таныштыру программасы 2023 елның 28 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр барачак.
Башкортстанның әйдәүче туроператорлары: "Абзак" тау чаңгысы шифаханәсе, "Баннное" тау чаңгысы үзәге, "Ассы" һәм "Яктыкүл" шифаханәләре, "Торатау" һәм "Янгантау" геопарклары, "Башкортстан туризмы" туроператоры, «Goldy key» шәһәр яны клубы үз проектлары белән таныштыра. Мәйданчыкка килгән кунакларның республиканың истәлекле урыннары буенча викториналарында һәм турлар уйнатуда катнашып, бүләкләр оту мөмкинлекләре бар.
Программа кысаларында Башкорстан стенды белән танышучыларга ни өчен башкорт балының дөньяда иң яхшысы булып танылуын, башкорт абориген бал корты һәм урман умартачылыгы технологиясенең уникальлеге турында сөйлиячәкләр. Әйткәндәй, республикада урман балын табуның борынгы кәсебен үстерү махсус программасы эшли.
Биредә үк урман балын табу буенча мастер-класслар да оештырыла.
Кышкы каникул чорында Кыш Бабайның Мәскәүдәге резиденциясе күргәзмәдәге футурустик космолетта урын алачак. Мәйдан кунакларын төрле күңел ачулар, уеннар, Карсылудан викториналар һәм татлы бүләкләр көтә.
Халыкара күргәзмәдә Русиянең 89 төбәге катнаша.