Яңалыклар
31 декабрь 2023, 06:06

Һава торышы

Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 17 метрга кадәр исәчәк.

Һава торышыҺава торышы
Һава торышы

Башкортстан гидрометеорология хезмәте белдерүенчә, бүген, 31 декабрьдә, Уфада җепшек кар явуы көтелә. Кар агачларга сарылачак, юлларда көртләр хасыйл булчак, бозлавык булуы көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 17 метрга кадәр исәчәк.
Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән җепшек кар яуганда хәвефсезлек кагыйдәләрен саклау мөһимлеге турында тагын бер кат исебезгә төшерәләр. Юлларда тизлекне акрынайтырга, кискен маневрлар ясамаска киңәш итәләр. Йорт түбәсендә кар һәм боз тупланган йортлар, агачлар һәм электр үткәргечләре янына автомобильләрне куймаска, мондый объектлар яныннан сак үтәргә киңәш итәләр.
Йорт түбәсендә кар күп ятуы яисә агач аву куркынычы булган урыннар турында 112, 279-90-00 Бердәм диспетчер хезмәтенә шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Фото: krasivoe-foto.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас