Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 декабрь 2023, 10:22

Праваның срогы чыга дип кайгырасы түгел

Яңа ел алдыннан водительләр өчен яхшы яңалык.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Водитель правасының срогы чыгып, аны алмаштыру – үзе бер мәшәкать. Бу уңайдан Яңа ел алдыннан водительләр өчен яхшы хәбәр бар.

2024 һәм 2025 елларда вакыты чыккан машина йөртү таныклыкларын өч елга озайтачаклар. Бу эш автомат рәвештә башкарыла. Водитель таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайту идеясе белән Русия Эчке эшләр министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы чыгыш ясаган.

“Әлеге яңалык шәхси машиналарын йөртүчеләргә дә, эш буенча һәм эшкуар буларак транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә дә кагыла”, – ди Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, водитель таныклыклары бирүнең күп өлеше – срогы чыккан праваларны алмаштыру. Шуңа водитель таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайту 5 миллионнан күбрәк машина йөртүчегә алдагы өч елда бер каршылыксыз транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлеге бирәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: