Яңалыклар
26 декабрь 2023, 08:20

Ярдәм арта

Төбәк авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәмгә 2024 елда федераль һәм төбәк бюджетларыннан 293,6 млн сум акча бүленәчәк.

Ярдәм артаЯрдәм арта
Ярдәм арта

Төбәк авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәмгә 2024 елда федераль һәм төбәк бюджетларыннан 293,6 млн сум акча бүленәчәк.

2023 ел белән чагыштырганда 58,5 млн сумга күбрәк. Бу хакта  «Безнең бренд» еллык азык-төлек фестивале кысаларында ВДНХ ЭКСПОда узган Башкортстан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының IV Съездында хәбәр иттеләр.

22,7 млн сумны матди-техник базаны үстерүгә грант рәвешендә җибәрү планлаштырыла, техника, җиһазлар сатып алу чыгымнарының яртысын каплауга 170,9 млн сум. Моннан тыш, авыл хуҗалыгында керемле проектларга ярдәм күрсәтүне яңарту планлаштырыла.

- Керемле проектларга ярдәм итү программасы 2018-2019 елларда үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Ике ел эчендә 224 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 600 млн сумлык грант ярдәме алды. 2024 елдан программаны дәвам итәчәкбез, аңа 100 млн сум салынган. Программага үзгәрешләр кертелде. Кооперативка дәүләт ярдәме күләме уртак финанслау суммасына бәйле булачак, - диде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас