Яңалыклар
26 декабрь 2023, 09:43

Кыш бабай сезне көтә!

Уфаның Ленин мәйданында Кыш бабай резиденциясе ачылды.

Кыш бабай сезне көтә!Кыш бабай сезне көтә!
Кыш бабай сезне көтә!

Уфаның Ленин мәйданында Кыш бабай резиденциясе ачылды. Чарада Уфа мэры Ратмир Мәвлиев тә катнашты. Бөек Устюгтан абруйлы кунак – Кыш бабай да килде. Резиденция «Азимут» кунакханәсе каршында урнашкан.

- Һәр кем Кыш бабайга кунакка килә алсын өчен без бөтен шартларны да булдырырга тырыштык, - диде Ратмир Мәвлиев.

Кышкы тылсымчы һәм аның ярдәмчеләре кунакларны 25-30 декабрьдә –16.00 -20.00 арасында, 30 декабрьдә – 12.00дән 20.00гә кадәр, ә яңа ел төнендә көндезге 12дән төнге 2гә кадәр кабул итә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас