

Гисметео фаразларына ярашлы, Яңа ел төнендә республикага көчле салкыннар киләчәк. Моңа кадәр Башкортстан территориясендә җылы һава торышы өстенлек итәчәк.
31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда төнге вакытта термометр баганалары -21°-23° градуска кадәр төшәчәк, шул ук вакытта көндез җылы булмакчы – -4°, -6° градус тирәсе, кар да явачак, диләр синоптиклар.
Быелгы кыш тәмам аптыратты, башта каты салкыннар булды, соңыннан күптән көтелгән кар яуды, аннары җылытып һәм яңгырлар явып, кар эреп бетте диярлек. Урамнар язгы айларны хәтерләтә башлады. Аяк асты да бик бозлавык...
Чыганак: bashinform.ru