

Бүген синоптиклар кичке сәгать сигездән иртәгә кичке сигезгә кадәр җил көчәюен (тизлеге секундына 20 метрга кадәр исәчәк), җепшек кар явуын, буран чыгуын, бозлавык булуын, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуын фаразлады. Һава температурасы төнлә -2,-4°, көндез 0° градус тирәсе тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр белгечләр.
Җил көчәеп, буран чыгу сәбәпле, Уфаның гражданнарны яклау идарәсе автомобильдә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, тизлекне арттырмаска, хәвефле маневрлар ясамаска һәм машиналар арасында тиешле дистанция үтәргә чакыра. Шулай ук транспорт чараларын агачлар, электр линияләре һәм ышанычсыз корылмалар янында парковкага куймаска киңәш итә.
Җәяүлеләргә дә юл йөрү кагыйдәләрен онытмаска һәм юл аша бары тик рөхсәт ителгән урыннардан һәм светофорның яшел сигналына чыгарга кирәклеген онытмаска; агачлар, электр баганалары, коймалар, реклама такталары тирәсендә тормаска киңәш итәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да бүген җепшек кар ява башлаячак, дип смс-хәбәрләр салды-салуын. Әмма вәгъдә ителгән кар күренми әле...
Чыганак: bashinform.ru