Яңалыклар
23 декабрь 2023, 06:57

Алданган өлешчеләргә компенсация түләнә

  Территорияләр үсеше фондының күзәтчелек советы Бүздәк авылындагы “СК Трест № 21” ачык акцинерлар җәягыятенең проблемалы йортында алданган өлешчеләргә компенсация түләү турында карар кабул иткән.

Алданган өлешчеләргә компенсация түләнәАлданган өлешчеләргә компенсация түләнә
Алданган өлешчеләргә компенсация түләнә

 

  • Совет республикадагы тагын бер “долгострой” ны карады. Федераль механизмнар һәм республика тарафыннан финанслау ярдәмендә тугыз өлешче үз акчаларын алачак, - ди БР Төзелеш һәм архитектуры министры Артем Ковшов. Моның өчен 13 миллион сума кча бүленәчәк, шуның 16 проценты – республика казнасыннан.

Түләүләрнең кайчан башлануы турындагы мәгълүмат ФРТның рәсми сайтында булачак.

Алданган өлешчеләр гаризаны түбәндәгечә бирә ала:

  • Федераль фондның шәхси сайтына керәсез (https://214.фрт.рф/lk/) һәм Госуслуги аша үзегезне раслыйсыз;
  • Нотариус раслаган документларыгызны 115088, г. Москва, ул. Шарикоподшипниковская, д.5, пом. 23 адресы буенча җибәрәсез.
  • Фонд сезнең хатны алгач карый һәм документларыгыз җибәрлек булса, компенсация түли, документларыгыз җитәрлек булмаса, сезнең белән бәйләнешкә чыгып, өстәмә документлар сорый.

Кирәкле документлар исемлеге сайтта бар.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас